"Казаньоргсинтез" ААҖнең Директорлар советы сайланды

29.04.2015

Бүген акционерларның еллык гомуми җыелышында  "Казаньоргсинтез" ААҖнең Директорлар Советы сайланды. Искәртеп узабыз: җыелышта Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Советның яңа составына:  «Связьнефтехим» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Сергей Алексеев, «Газпром» ААҖнең департамент башлыгы урынбасары - маркетинг, газ  һәм сыек углеводород эшкәртү департаменты башлыгы Марат Гәрәев, «Казаньоргсинтез» ААҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов,  "Interpetrol SA" акционеры Наим Муйичич, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры урынбасары Владимир Пресняков, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин, «ТАИФ» ААҖнең җитештерү-коммерция идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Сүлтиев, «ТАИФ» ААҖнең финанс-икътисад идарәсе башлыгы Дмитрий Тесленко һәм «ТАИФ» ААҖе генераль директор урынбасары Руслан Шиһабетдинов керде.

"Казаньоргсинтез" ААҖе Директорлар советы составында дәүләт вәкиле итеп ТР икътисад министры Артем Здунов билгеләнде.

Еллык гомуми җыелыштан соң "Казаньоргсинтез" ААҖе Директорлар советының яңа составтагы беренче утырышы булды. Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Совет рәисе итеп Руслан Шиһабетдинов сайланды. Директорлар советы шулай ук «Казаньоргсинтез» ААҖ генераль директоры Фәрит Миңнегуловның вәкаләтләрен дә раслады.


"Татар-Информ" МА