Яңалыклар

29.07.2015
Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә һәм Түбән Кама муниципаль районнарына эш визиты белән бара.

29.07.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча өч тапкыр Олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Мария Киселева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
29.07.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Халыкара йөзү федерациясе (FINA) башкарма директоры Корнель Маркулеску белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

28.07.2015

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов төзелүче Мәскәү җәмигъ мәчетендә булды.

Ул бу дини объектны (Мәскәү, Выползов тыкрыгы,7) төзү барышы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов белән бергә мәчетне карауда Россия Мөфтиләре шурасы рәисе Равиль Гайнетдин дә катнашты.

28.07.2015
Татарстанга корылык китергән зыянның күләме − 20 миллиард сум чамасы.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Югалтылган бөртекле культураларның бәясе генә дә 10 миллиард сум чамасы.
28.07.2015
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

28.07.2015
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ҖАҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды. Утырышта 2015 елның беренче ярты еллыгында компания бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.
27.07.2015
Хөрмәтле татарстанлылар!
28 июльдә истәлекле дата – Рус дәүләтендә христиан динен кабул итү көне билгеләп үтелә.
988 елда Киевта булган әлеге олуг вакыйга көнчыгыш славян кабиләләрен православиенең рухи көче белән берләштереп, дәүләтебезнең киләчәк язмышын билгеләде.
27.07.2015
26 июльдә “Татнефть-Арена”да Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылышы тантанасына әзерләнгән “Пилигрим” хәйрия тамашасы булды. Бәйрәм тамашасында бөтен республикадан 8100 тамашачы катнашты: ятим һәм инвалидлар балалар, күп балалы гаиләдән, сәләтле балалар, яшь спортчылар, Көньяк Корееда 2015 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадада җиңүчеләр. Алар өчен түләүсез тамашаны уздыруны Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов кушты.
25.07.2015

Татарстан Республикасында 2015 елда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 42 муниципаль районның барлык 999 объектында да башланган. Эшләр 339 күп фатирлы йортта тәмамланган, 43 объектны дәүләт торак инспекциясе кабул иткән.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ минситры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Битләр: << 1421 1422 1423 ( 1424 ) 1425 1426 1427 1428 1429 1430 >>