Илдар Халиков IV “Ачык инновацияләр” халыкара форумы кысаларында килешүләр имзалауда катнашты
28.10.2015
IV “Ачык инновацияләр” халыкара форумы (Мәскәү, ВДНХ территориясе) кысаларында бүген килешүләр имзаланды. Аерым алганда, “Россия венчур компаниясе” ААҖ һәм Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды белән килешүләр имзаланды.
Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен акселерация программасын тормышка ашыру турындагы килешүдә компанияләрнең нәтиҗәле коммерцияләшүенә һәм фәнни-техник казанышларны гамәлгә кертүгә ярдәм итү каралган.
Документка “Россия венчур компаниясе” ААҖ идарәсе рәисе Игорь Агамирзян, Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды генераль директоры Сергей Поляков, Татарстан Республикасының Инвестицион-венчур фонды директоры Айнур Айдельдинов һәм “Пульсар экосистем” генераль директоры Павел Королев имзаларын куйды.
ТР Президенты матбугат хезмәте.