Яңалыклар

16.09.2015
Бүген Казанда Россия - Словения сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиянең XII утырышы кысаларында Татарстан - Словения эшлекле форумы узды.
Утырышта катнашучыларны Хөкүмәтара комиссиясенең Россия вәкиле - РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. Эшлекле форум башланганчы, кунаклар Татарстан куәте-мөмкинлекләре чагылдырылган күргәзмә экспозициясе белән кызыксынып танышты.
16.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сочи шәһәренә рәсми сәфәре барышында «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә Россия-Казахстан хезмәттәшлеге перспективалары» күргәзмәсе экспозициясе белән танышты.

Искәртәбез, бүген ул Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе рәсми делегациясе составында Россия һәм Казахстан XII региональара хезмәттәшлек форумында катнаша.

16.09.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәсми визит белән Сочида. Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе делегациясе составында ул Россия һәм Казахстан XII региональара хезмәттәшлек форумында катнаша.

16.09.2015
Татарстан белән Словениягә мәдәният, мәгариф, туризм һәм спорт өлкәсендә элемтәләрне ныгыту зарур. Бу хакта кичә кич Казан Кремлендә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец белән очрашуда белдерде.
15.09.2015
Сишәмбе көн кич Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Словения Республикасы Хөкүмәте арасында икътисад, фән һәм технологияләр, әйләнә-тирә табигый мохитне саклау, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү буенча меморандум имзаланды. Документка ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец имза салды. 
15.09.2015

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре белән (2015 елның 15-16 сентябре) Словения Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Чит илләр министры, Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Карл Эрьявец килде. «Казан» халыкара аэропортында Карл Эрьявецны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, башка рәсми затлар каршы алды.

15.09.2015

Рөстәм Миңнеханов исеменә Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлануына бәйле рәвештә котлаулар килү дәвам итә.

Хатлар, телеграммалар рәвешендәге котлауларын федераль хакимияте органнары вәкилләре, чит дәүләтләр лидерлары, чит илләрнең сәяси эшлеклеләре, Россия һәм башка илләрнең эшлекле даирәләре вәкилләре, эре сәнәгать компанияләре җитәкчеләре, мәдәният, мәгариф һәм спорт өлкәсе вәкилләре җибәреп тора.

15.09.2015

Республика Хөкүмәтенә төбәк территориясендә чит ил һәм җирле инвесторларны, әйдәп баручы бизнесменнарны нәрсә борчуын, нинди юнәлештә эш алып барырга кирәклеген белергә кирәк. Бүген бу хакта яңа сайланган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвесторлар клубы эшлекле иртәнге ашында белдерде.

15.09.2015

“Бүген тапшырылган таныклык миңа бик зур җаваплылык йөкли, чөнки Татарстан кебек республика белән идарә итү абруйлы, әмма бик җаваплы” – бүген Рөстәм Миңнеханов 2015-2020 нче елларга Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлануы турындагы таныклык тапшыру тантанасыннан соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә шулай дип белдерде. Рөстәм Миңнеханов үзе өчен тавыш биргән сайлаучыларга алдагы эшчәнлегендә үзенә карата ышаныч белдерүләре өчен рәхмәтен җиткерде. “Халык ышанычын акларга кирәк. Мәсьәләләрне президент үзе генә хәл итә алмый, бөтен республика белән тырышырга кирәк”, - дип ассызыклады ул журналистларга.

15.09.2015
Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген "Niles-Simmons-Hegenscheidt" компаниясе президенты Джон Оливер Науманн белән очрашты.

Битләр: << 1421 ( 1422 ) 1423 1424 1425 1426 1427 1428 1429 1430 >>