Казанга Россия мәдәният министры Владимир Мединский килде
22.10.2015
Бүген кич Казанга Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский килде.
"Казан" халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Килеп җитүгә Владимир Мединский вакыйгаи туризм өлкәсендәге "Russian Event Awards" илкүләм конкурс проектларын бүләкләү тантанасына юнәлде.
Иртәгә, 23 октябрьдә, РФ мәдәният министры очрашулар, объектларда булу, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә планлаштыра.
Моннан тыш, Владимир Мединский "Гаҗәеп Казан" велосипед маршрутын ачуда катнашачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.