Бүген Казанда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков IV Казахстан ачык кыр олимпиадасында җиңгән яшь геологлар белән очрашты. ТР Министрлар Кабинетында булган очрашуда яшьләрне шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та сәламләде.
Искәртеп үтәбез: яшь геологларның IV Казахстан ачык кыр олимпиадасы 5-14 августта Акмулла (элекке Күкчәтау) өлкәсенең “Звездный” сәламәтләндерү лагеренда уздырылды. Татарстанның “ГеоБарс” командасы гомумкоманда зачетында беренче урын яулады. Чарада Казахстан, Россия, Беларусь, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан төбәкләре яшьләре катнашты. Россия данын исә анда Томск, Кемерово һәм Татарстан Республикасы яшь геологлары яклады. Анда барлыгы 210 кеше катнашты.
Алар “Минералогия һәм петрография”, “Гидрология”, “Геологик киселеш”, “Радиометрия”, “Палеонтология”, “Геологик маршрут”, “Нефть һәм газ эзләү” һ.б. төрләрдә ярышты һәм “Мистер геолог 2016”, “Ике еллык геологик хисап”, фотографияләр һәм рәсемнәр,таштан ясалган әйберләр конкурсларында, “Геологик истәлекне сурәтләү” докладында үзләрен күрсәтте.
Татарстанда яшь геологлар хәрәкәте 2012 елдан бирле гамәлдә булуын билгеләп үтик.
Олимпиада җиңүчеләрен котлап, Илдар Халиков, Татарстанның эшчәнлеге буенча теләсә кайсы юнәлештәге һәм төрдәге һәр чемпионы – республика горурлыгы, диде. “Яшь геологлар ярышлары гадиләрдән түгел, һәм гел генә бу юлыгы сыман, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурычны үтәгәндәге кебек, шәп нәтиҗә китерми”, - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
“Сезнең җиңүне бөтен республика белә. Татарстан өчен нефть тармагы аерым игътибарда, ә анда геологтан да мөһимрәк беркем юк һәм булмас та. Сез Татарстан геологларының иң яхшылар икәнен күрсәтә алдыгыз, һәм бу безнең өчен горурлык кына түгел, - киләчәккә өмет тә. Сезнең көндәшләрегез җитди булды, әмма сез җиңеп чыктыгыз. Һөнәрмәнлек, команда рухы һәм сезнең үҗәтлегегез үзенең яхшы ролен уйнагандыр. Алга таба кайсы һөнәрне сайларсыз, - белмим, ләкин бу ярышларга әзерләнгәндә туплаган тәҗрибәгез, белемегез, ким дигәндә, уңышлы кешеләр булырга ярдәм итәчәгенә шигем юк. Сезнең педагогларыгызны ихлас котлыйм, чөнки нәкъ менә остазлар команда формалаштыра”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Премьер-министры җиңүчеләргә.
Республика Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, яшь геологларның IV Казахстан ачык кыр олимпиадасының Рио-де-Жанейрода XXXI җәйге Олимпия уеннары белән параллель уздырылуы символик мәгънәгә ия. “Анда Татарстан чемпион була алмады, моның өстендә эшлиселәр эш бар. Ләкин яшь геологлардан югары казанышларга һәм бүләкләргә ничек итеп ирешәсен өйрәнергә була”, - дип, Илдар Халиков аларга яңа җиңүләр теләде.