Бүген Казан Кремлендә Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм җирле үзидарә вәкилләрен бәйрәм белән котлады.
"Муниципалитетлар - илебез нигезе ул. Сез - безнең территорияләр вәкилләре, - диде Рөстәм Миңнеханов чарадаг катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Муниципалитетларсыз, сезнең эшегездән, көләнгән төгәл эшегездән башка алга таба перспективаларны күз алдына китерү мөмкин түгел. Кешеләр белән мөнәсәбәтләр өчен җаваплылык, хакимият эше өчен җаваплылылк беренче чиратта сезгә туры килә. Бүген Хөкүмәт һәм республика парламенты дәрәҗәсендә кара-каршы мөнәсәбәтләр көйләнгән. Ел саен без республика программаларын формалаштырабыз - алар 30 дан артык. Бүген тагын бер яңа программа бар, ул поликлиникаларны капиталь ремонтлауга кагыла - бездә шәһәр поликлиникалары дучар хәлдә. Бу бик мөһим - хакимият эшенә бәяне урыннарда эшләүче кешеләр бирә".
"Җирле үзидарә көне - теге яисә бу торак пункт иминлеге өчен хезмәт итүче кешеләргә дан көне. Хәтта балыкчыларның үз көне бар, менә муниципаль хезмәткәрләрнең юк иде. Татарстанда гына 10 мең кеше бу өлкәдә эшли. Минем фикеремчә, бу бик абруйлы эш түгел, күп тә түләмиләр, шулай да, әлеге хезмәткәрләр бүгенге көндә кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен тәэмин итәләр", - диде ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров.
ТР Президенты чарада Татарстан дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Президенты Рәхмәтләрен тапшырды. Шулай ук Рөстәм МиңнехановТатарстан муниципаль районнары башкарма комитетлары һәм шәһәр округлары өчен Ford Mondeo автомобильләренә сертификатларын тапшырды.