Рөстәм Миңнеханов Татарстанның тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды

21.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Татарстанның тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты. 

Казанда тарихи җирлекләр территориясендә яңа төзелеш проектларын   комиссия әгъзаларына Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте.

Беренче проект – Тимирясов ис. Казан инновация университеты өчен Мәскәү ур., 42 буенча студентлар хостелы булган спорт комплексы. Проект 5 катлы корпустан торган ике объекттан торачак.  

Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары проектны хуплады. Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, биналар фасадлары сыйфатлы материаллардан эшләнергә һәм куелган таләпләргә туры килергә тиеш.  

Икенче проект – Фәткуллин урамы буенча «Аромат» фабрикасының җитештерү бинасына янкорма. Бу бер катлы проектны да комиссия әгъзалары хупладылар. Рөстәм Миңнеханов иске бина фасадын яңа корылма төсенә туры китерергә кушты.   

Шуннан соңгы проект – сәнәгать зонасында К. Тинчурин ур., 31 адресы буенча кибете булган административ-көнкүреш комплексы. Бина ике катлы булачак. Комиссия әгъзалары аны да хупладылар.

Тагын бер җитештерү бинасы – әзер агач конструкцияләре булган җылы складны да комиссия хуплады. Бу – Казанның Киров районындагы Яр буе ур., 31дә урнашачак бер катлы бина. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бинаның түбә өлеше проектын яңадан эшләргә кирәк.

Шулай ук Нариманов ур., 15 буенча ике катлы административ-сәүдә бинасын реконструкцияләү проекты да хупланды.

Һади Такташ урамы буенча кунакханә комплексы бинасы (апарт-отель) элек комиссия тарафыннан каралган иде, бүген ул тагын хупланмады. Бина бик зур. 

Бу проект турында фикер алышканда тагын бер тәкъдим яңгырады – Кабан күле яр буен коруның уртак проекты (концепциясе) эшләнергә тиеш. Рөстәм Миңнеханов концепцияне эшләү буенча конкурс уздырырга тәкъдим итте.   

Аннары «Елга буе» канализация насос станциясенең I этабына керүче НК-5 кире тоташтыру камерасы проекты (заказчысы – МУП «Водоканал») булды. Проект хупланды.

Горький урамы буенча сәүдә павильоны проектын да комиисия әгъзалары биеклеге аркасында хупламады. 

Тагын бер проект кире кагылды – Островский урамы буенча 5-7 катлы биналар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу проект буенча экспертлар арасында бердәм фикер юк әле.

Шулай ук Һади Такташ – Миңуллин урамнары киселешендәге 9 катлы кунакханә комплексы проекты да кире кагылды.  

Аннары Локомотив ярымутравындагы «Җилкән спорты һәм су туризмы үзәге» причал корылмасы проекты хупланды.  

Гладилов ур., 55дәге биналар комплексын реконструкцияләү проекты да хупланды.  

Лобачевский ур., 12 буенча өч катлы йорт проекты икенче карала, бу юлысы ул хупланды. 

Шуннан соңгы проект – Коротченко урамы буенча варьете театры һәм рестораны булган 5 катлы кунакханә комплексы да хупланды.  

Рөстәм Миңнеханов Большая ур., 98дә 4 катлы тикшерү изоляторын төзү проектын тәнкыйтьләде (Бишбалта Бистәсе). Проект моңарчы да фикер алышуга чыгарылган иде. Рөстәм Миңнеханов кирәкле документларны әзерләргә һәм бу бинаны Казанның башка урынында төзергә тәкъдим итте.   

Шоссей урамы буенча «ТНВ» медиакомплексының биек бинасын төзү проекты шулай ук тәнкыйтьләнде.   

Аннары Свияжск тарихи җирлегендә яңа төзелеш проектлары буенча фикер алыштылар. Дүрт проект та хупланды.  

Соңгы проект – Лаеш тарихи җирлеге территориясендә яңа төзелеш – үткән гасырның 70 нче елларында төзелгән Лаеш РОВД бинасын реконструкцияләү проекты да хупланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.