Рөстәм Миңнеханов: Табигый һәм тарихи байлыгы ягыннан Алтай Республикасы – илебезнең гаять уникаль төбәге

11.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай Республикасына эш сәфәре кысаларында «Алтай – Евразия үзәге» истәлекле тамгасында булды. Аны Алтай Республикасы Башлыгы Александр Бердников озата йөрде.  

Истәлекле тамга Татарстанда эшләнгән һәм Алтай Республикасына 2006 елда Алтай халкының Россия составына керүенә 250 ел тулу уңаеннан бүләк ителгән. Авторлары – Татарстан Республикасы осталары. Тамга Алтай Республикасының административ чигендә Катунь елгасы ярында урнаштырылган. Истәлекле тамга символик элементлары булган ачык шардан гыйбарәт. Бүген бу урын төбәкнең туризм өчен истәлекле урыннарыннан берсе санала.     

Килүгә үк Рөстәм Миңнехановка Алтай милли костюмын бүләк ителде. 

Сәламләү сүзендә Александр Бердников Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт белдерде һәм, Алтай Республикасы Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе – Татарстан белән хезмәттәшлекне арттырырга тели, дип белдерде. «Без Татарстан илебез өчен катлаулы чорда Россия Федерациясендә тотрыклылыкны һәм милли татулыкны саклап калуга зур өлеш керткәнне хәтерлибез», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, табигый һәм тарихи байлыгы ягыннан Алтай Республикасы – илебезнең гаять уникаль төбәге. «Безнең өчен бу мөһим вакыйга, чөнки Алтай татарларның борынгы ватаны дип санала. Бүген  безнең тарихи тамырларыбызны эзләү буенча Алтай Республикасы белән зур эш алып барыла. Без монда төбәк башлыгының ярдәмен сизеп торабыз. Археологя һәм тарих өлкәсендә күп кенә уртак проектларыбыз гамәлгә ашырыла. Ышанам, бу визитыбыз субъектларыбыз тагын да якынаюга этәргеч булыр», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Бердников итсәлекле тамга территориясендә кедр үсентеләре утырттылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.