Рөстәм Миңнеханов Барнаулга эш сәфәре кыла

10.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Барнаулга (Алтай крае) килде. Г.С.Титов ис. Барнаул халыкара аэропортында аны Алтай крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Николай Чиняков каршы алды. 

Бүген үк Татарстан Президенты Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашачак, очрашуда төбәкара хезмәттәшлек перспективалары каралачак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән дә очрашырга ниятли. 

Иртәгә, 2017 елның 11 сентябрендә, Рөстәм Миңнехановның эш программасында – «Белокуриха-2» инвестицион мәйданчыгында, «Биолит» фәнни-җитештерү берләшмәсе дендрариендә һәм «Бирюзовая Катунь» туризм-ял итү тибындагы МИЗда булу.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Горно-Алтайск шәһәренә (Алтай Республикасы) барачак, анда Алтай Республикасы Башлыгы Александр Бердников белән очрашачак, шулай ук берничә объектта булачак.  

Визиты барышында Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрид Габделганиев, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, республика предприятиеләре вәкилләре озата йөри.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.