Минтимер Шәймиев һәм Ваһит Алиәкбәров “ЛУКОЙЛ” компаниясенең Татарстанда Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды

27.09.2017

Бүген Казанның “Пирамида” комплексында “ЛУКОЙЛ” компаниясенең Татарстанда Социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “ЛУКОЙЛ” ГАҖ президенты Ваһит Алиәкбәров катнашты.

Татарстан - “ЛУКОЙЛ” компаниясе шундый конкурслар уздырган РФ төбәкләре арасында иң активларның берсе.  8 ел эчендә 5351 гариза бирелгән. 2017 елда жюри каравына 683 проект тәкъдим ителгән.

“Без һәрвакыт монда эшләячәкбез, җитештерүдә дә, хәйриячелек һәм социаль проектлар юнәлешендә дә яңа башлангычлар эзләячәкбез”, -дип билгеләде Ваһит Алиәкбәров.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе хәбәр иткәнчә, “ЛУКОЙЛ” компаниясенең республикада тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу эшенә зур өлеш керткәне өчен карар кабул ителгән, һәм ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган - “ЛУКОЙЛ” компанияясе президентына “Яңарыш” фондының рәхмәт хатын тапшыру.

“Мин сезгә аны бүген , сезнең гаиләгез һәм компаниягез мәңгеләштерелсен өчен тапшырасым килә. Сезнең хактагы язма Хәйриячеләр китабына кертеләчәк”, - диде Минтимер Шәймиев.

Алга таба җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланды. Минтимер Шәймиев һәм Ваһит Алиәкбәров кулыннан дипломнарны абсолют җиңүчеләр алды: Зөя утрау-шәһәрлеге музей-саклаулыгы, Казан бию театры, Менделеев балалар сәнгать мәктәбе проектлары.

Конкурс һәм аны оештыручылар өчен гран-при – автомобиль тапшыру матур традициягә әверелде. Быел ул Эльвира һәм Анатолий Шәйхетдинов-Голдыревларга бирелде. Алар үзләренең биш баласы өстенә, тәрбиягә тагын сигез бала алганнар.

 “ЛУКОЙЛ” ГАҖ һәм “РИТЭК” ААҖ  балалар һәм яшүсмерләр өчен 17 социаль приютка грантлар тапшырды.

“Экология” номинациясендә өч проект абсолют җиңүче булды. “Спорт” номинациясендә дипломнарны Олимпия уеннары чемпионы, Россиянең атказанган спорт остасы Гөлнара Галкина-Сәмитова һәм “ЛУКОЙЛ” хәйриячелек фонды коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Игорь Бекетов тапшырды.

 


“Татар-Информ” МА