Рөстәм Миңнеханов Татарстан Композиторлары берлегенең төзекләндерелгән бинасында булды

28.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Композиторлары берлегенең төзекләндерелгән бинасында булды (Казан, Лобачевский ур., 10). Аны ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Казан мэры Илсур Метшин озата йөрделәр.

Искәртик, әлеге бина 1906 елда төзелгән һәм М.И.Подуруева-Стахеева утары комплексына керә һәм архитектура һәйкәле дип санала. Бина турында аңлатмаларны Россия һәм Татарстан Композиторлар берлекләре рәисе Рәшит Кәлимуллин биреп барды.

Рөстәм Миңнехановка төзекләндерү эшләре барышы һәм алга таба бурычлар турында хәбәр иттеләр. Аерым алганда, бина тирәсендәге территорияне төзекләндерүгә өстәмә акча кирәклеге турында сүз чыкты. ТР Президенты проектлаучыларга әлеге мәсьәлә буенча проект бәясен билгеләргә һәм расларга йөкләде.

Бинада Татарстан Президенты яңартылган эш кабинетларын һәм концерт залын карады. Музей бүлмәсендә Рәшит Кәлимуллин борынгы төрки музыка җиһазларын күрсәтте - кылкубыз, саз, думбра һәм башкалар. ТР композиторлар берлеге рәисе фикеренчә, элеккеге традицияләрне кайтару вакыты җитте. "Татар халкының музыка мәдәнияты бик үзенчәлекле, анда күп төрле музыка җиһазлары яңгырый. Әмма бүген күбесенчә курайны гына беләләр. Безнең музыка традицияләрен кайтарырга кирәк", - дип билгеләде Рәшит Кәлимуллин.

Ул шулай ук Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. "Безнең бик матур бина. Яшьләр белән эшәү, очрашулар уздыру өчен бөтен шартлар бар. Бүгенге көндә бу бина мәдәни вакыйгаларга бий!, - диде Рәшит Кәлимуллин. 

Шуннан Татарстан Президенты төрки халыкларның тынлы һәм кыллы музыка җиһазлары яңгыравында көй тыңлады.

Ахырда Рәшит Кәлимуллин Татарстан Президентына РФ Композиторлар берлеге исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.