Алексей Песошин РФ төбәкләрендә дәүләт идарәсен камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

16.10.2017

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин РФ төбәкләрендә дәүләт идарәсен камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, элегрәк Татарстан Президенты катнашында узган стратегик сессия барышында республика инициативаларын Россия Федерациясенең социаль-икътисади үсеш стратегиясенә кертү кирәклеге турында бурычлар билгеләнгән.

“Тәкъдимнәр халык мәнфәгатьләрен һәм төбәкнең үсешен чагылдырырга тиеш. Эшлекле климатны яхшыртуга, үсешнең яңа нокталарын формалаштыруга, гражданнарыбызның яшәү сыйфатын яхшыртуга басым ясарга кирәк”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин “Стратегик эшләнмәләр үзәге” фонды командасы тарафыннан төбәкнең башлангыч проектлары эшләнде, алар федераль стратегияне эшләгәндә үз урыннарын табарга мөмкин, дип хәбәр итте.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.