2017 елның 9 ае эчендә салым органнарының эш йомгаклары һәм 2017 ел азагына кадәр бурычлары турында бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә мәгълүмат бирде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнары белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.
Аерым алганда,, Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, табышка салым буенча бюджетка килерләр арткан. 2016 елның 9 ае эчендә табышка салым буенча бюджетка 53,7 млрд. сум кергән булса, 2017 елның шул чорында – 62,0 млрд. сум (үсеш – 15,5%, ягъни 8,3 млрд. сум).
Быел 9 ай эчендә республикда шулай ук физик затлар керемнәренә салым арткан. 2016 елда 44,8 млрд. сум булса, 2017 елда – 48,9 млрд. сум (үсеш – 109,2%, ягъни 4,1 млрд. сум).
Кайбер мунициципаль районнарда физик затлар керемнәренә салым кимегән дә хәтта.
2017 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2017 ел азагына кадәр финанс органнары бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.
2017 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының керемнәр өлешенә 199,8 млрд. сум кергән, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 182,2 млрд. сум, кире кайтарылмый торган түләүләр – 17,6 млрд. сум.
Республика бюджеты салым һәм салым булмаган керемнәр буенча 151,6 млрд. сумга үтәлгән.
Җирле бюджетларның үз керемнәре 6 млрд. сум тупланган.
Табышка салым Татарстан Республикасы бюджетына 62,0 млрд. сум кергән.
Физик затлар керемнәренә салым 2017 елның 9 ае эчендә республика берләштерелгән бюджетына 48,9 млрд. сум кергән.
Җир салымы 5 млрд. 488 млн. сум, үткән елның шушы чорына карата 3%тан артык үсеш.
Җыелма керемгә салым берләштерелгән бюджетка 7,0 млрд. сум кергән, үткән елның шушы чорына карата артыграграк дәрәҗәдә үтәлгән.
2017 елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль акчалар керү финанслауның җиткерелгән иң чик күләмнәрендә чыгымнар ни дәрәҗәдә булуга турыдан-туры бәйле.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, ел азагы җитә һәм бюджетларны кабул итәргә кирәк – шул исәптән муниципаль берәмлекләр, шәһәр округлары бюджетларын һәм тулаем республика бюджетын да.
Рөстәм Миңнеханов нигезсез бюджет чыгымнарын арттырмаска кирәклекне мунициципаль районнар башлыклары исләренә төшерде.
Без 2017 елны уңышлы тәмамларга һәм 2018 ел программаларын гамәлгә ашыру эшен башлап җибәрергә тиешбез, диде Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, алты муниципаль районда җир салымы күләме кимегән. Транспорт салымы буенча недоимка 1,2 млрд. сум тәшкил итә, диде Татарстан Президенты, бигрәк тә физик затлар буенча.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мөлкәт салымын җыюны тиешенчә оештыру мөһим. Аның сүзләренчә, мөлкәт салымын җыю кампаниясен җиренә җиткереп чагылдырырга, дәүләт һәм муниципаль ресурсларны, массакүләм мәгълүмат чараларын җәлеп итеп тә.
Киңәшмә азагында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтын мөмкин кадәр файдаланырга кирәк.