Татарстанда 2017 елның гыйнвар-сентябрь айлары нәтиҗәләре буенча нефть чыгару 2,3 процентка арткан, химик продуктлар җитештерү күләме - 4,3 %, резина әйберләре - 13,2 процентка. Пластмассадан әйберләрне җитештерү 1 процентка кимегән, нефть продуктлары - 8 % кимегән (алдан каралган капиталь ремонт эшләре сәбәпле). Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ дирректорлар советы утырышында компания генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында уздырды.
Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, нефть чыгару һәм шиналар җитештерү күләме Россиядәге уртача күрсәткечләрдән артык. Әмма нефть һәм химия продуктларны җитештерү күләме илдәгедән ким.
Татарстан нефть-газ-химия тармагының төп предприятиеләре гыйнвар-сентябрь айларында җитештерү күләмен 2,3 процентка арттырганнар. Табыш 787 млрд. сум тәшкил итте, республиканың берләштерелгән бюджетына 44 млрд. сум кертелгән. Ягулык секторы предприятиеләренең, нефть һәм нефть продуктларына бәяләр арту сәбәпле, финанс күрсәткечләре уңай булды, диде Рафинат Яруллин.
"Татнефть" табышы 19 процентка арткан, Татарстанның берләштерелгән бюджетына 23 процентка артык түләүләр җибәрелгән. Гыйнвар-сентябрь айларында нефть чыгару күләмен 2,6 процентка арттырганнар, 21 млн. 400 мең тоннага кадәр.