Татарстан Рәисе «Мәдәниятләр мозаикасы» республика фестивалендә катнашучыларны сәламләде

12.06.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этно-конфессиональ фестивалендә катнашучыларны сәламләде. Чара Казан Кремльдәге Гавами урыннарда оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлыларны һәм республика кунакларын Россия Көне белән котлады. "Без көчле, ирекле илдә яшәвебез белән горурланабыз. Безнең дәүләт тәҗрибәсе - уникаль. Төрле телләрдә сөйләшүче төрле милләт һәм дин вәкилләре Ватанга тугрылык һәм ата-баба мирасына сакчыл караш белән берләштерелгән. Безнең бердәмлекнең нигезе - үзара хөрмәт һәм уртак рухи-әхлакый кыйммәтләр", - диде Татарстан Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале - барлык халыклар һәм конфессияләр вәкилләренең бердәмлеге, үзара хөрмәт, һәр гражданның, ватаныбызның һәр халкының әһәмиятен тануның ачык мисалы.

«10 елдан артык Татарстан башкаласының үзәгендә Россия Көнендә Дуслык парады уздырылуы бик мөһим. Бу йөреш колачлы. Фестиваль программасы торган саен баерак була бара", - дип ассызыклады республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Халыклары ассамблеясына һәм Яшьләр ассамблеясына, дин әһелләренә, Татарстан Халыклары дуслыгы йортына, мәдәни, мәгариф һәм иҗтимагый оешмаларга рәхмәт белдерде.

«Бүген биредә төрле буын кешеләренең җыелуы, балаларыбызның һәм яшьләребезнең актив катнашуы сөендерә. Нәкъ менә үсеп килүче буынга ата-бабаларының данлы традицияләрен дәвам итәргә, бөек Россиянең данын арттырырга һәм ныгытырга кирәк булачак», - дип өстәде республика Рәисе.

"Мәдәниятләр мозаикасы" республика этно-конфессиональ фестивале 2015 елдан бирле үткәрелә. Бәйрәм кунаклары өчен этномузыка концерты, Халыклар дуслыгы парады әзерләгәннәр. Мәйданчыкта милли ишегаллары, «Этно-маркет» осталары күргәзмә-ярминкәсе, «Этно-остаханәләр» мастер-класслар оештырылган. Шулай ук казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен халык уеннары һәм күңел ачулар, ачык лекторийлар һәм халык иҗаты буенча мастер-класслар оештырылган.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. Булат Низамиев.