Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виктор Щетько белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Виктор Щетько Казандагы дипломатик миссиясен тәмамлый.
Беларусь Президенты Александр Лукашенко карары белән ул Сәнәгать министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнде.
Рөстәм Миңнеханов Виктор Щетькога Татарстан белән Беларусь арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, шулай ук яңа җаваплы урынында уңышлар теләде.
Шулай ук республика Рәисе Виктор Щетькога «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медален тапшырды.