Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2021
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
16 2021 ел., шимбә

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ Мастер» командасын «Дакар» халыкара раллиенда җиңүләре белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ Мастер» командасына «Дакар» халыкара раллиенда җиңүләре белән котлау телеграммасы юллады.

Ул шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «КАМАЗ Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагинга, «КАМАЗ Мастер» командасының коллективына котлау сүзләрен җиткерде.


Рөстәм Миңнеханов: халыкны яңа Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү түләүсез һәм ирекле рәвештә башкарыла

Без халыкны яңа Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы масштаблы вакцинацияләүне башлыйбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, 2021 елның 14 гыйнварга республикада 2889 кеше вакцинациналаштырылган, бу – сәламәтлек саклау, мәгариф хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр.


Татарстанда 2021 елда 2 млн 670 мең кв м торак төзү планлаштырыла

Татарстан Республикасында агымдагы 2021 елда 2 млн. 670 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла. 2021 елның 16 гыйнварына 105 мең кв.м (планның 3,9%ы) файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Ул шулай ук искә төшергәнчә, иң мөһим юнәлеш, бигрәк тә республикага ун еллык перспективага куелган бурычлар буенча – торак төзелеше.