Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Очрашу Казан сәүдә-икътисад техникумында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты. Очрашу Казан епархия идарәсе бинасында узды.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар инде традициягә әйләнде һәм Раштуаны бәйрәм итү көннәрендә уза.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясенең православие динен тотучыларын бу якты бәйрәм белән котлады һәм яхшы кәеф, оптимизм, рухи һәм физик көч, яңа үрләр яулауларын теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Изге Гурий исемендәге православие гимназиясенең мәктәпкәчә белем бирү Рухи-агарту үзәгендә булды.