Бүген Казанда «Пирамида» мәдәният-күңел ачу комплексында «Ел студенты-2020» XVI республика премиясе финалы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе академигы, Татарстан Фәннәр Академиясе академигы Игорь Тарчевскийны 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Юбилярны хөрмәтләү тантанасы Казан Кремлендә узды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына медицинаның һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү һәм авыруларны профилактикалау буенча эшне көчәйтергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Коронавирустан вакцина ясаганда логистиканы һәм маршрутлаштыруны төгәл уйларга, волонтерларны аңлату һәм оештыру эшләренә актив җәлеп итәргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Татарстанда коронавирус кичергән пациентлар өчен реабилитация программасын эшләргә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша. Утырышта катнашучылар 2020 елда сәламәтлек саклау системасы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында оештырылды.