Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсе цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркта (Казан) узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Фармстандарт» АҖ Директорлар советы рәисе Виктор Харитонин белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара аэропортын һәм «Казан Экспо» күргәзмә үзәген үстерү мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хокук тәртибен тәэмин итүдә билгеләнгән бурычларны тулысынча үтәде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Чара Казанда министрлыкның төп бинасында узды. Коллегия эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.