Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2021
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
20 2021 ел., чәршәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы онлайн трансляцияләнәчәк

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы онлайн трансляцияләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, утырыш иртәгә, 21 гыйнварда, С. Сәетгалиев ис. мәдәният йорты мәйданчыгында узачак. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2020 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2021 елга куелган бурычларга багышланачак.

ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.


Рөстәм Миңнеханов һәм Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Казандагы сырхауханә базасында Covid-19га каршы вакцинация барышы белән таныштылар

Бүген Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 21 нче Казан поликлиникасына килеп киттеләр.

Килеп җитүгә үк кунаклар сырхауханәдә яңа Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы гражданнарны вакцинацияләүнең ничек оештырылуы белән таныштылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирустан 57 вакцинация пункты эшли, шул исәптән 21 нче номерлы Казан поликлиникасы базасында да.


Татарстан Президенты Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясендә: халык һәм территорияләр иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре һәрвакыт өстенлекле булып кала

Халыкның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре һәрвакыт өстенлекле булып кала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе коллегияләренең уртак утырышында хәбәр итте. Коллегия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа махсус техника ачкычларын тапшырды.


Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа махсус техника ачкычларын тапшырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә яңа махсус техника ачкычларын тапшырды. Тантана Казанда Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе каршындагы мәйданда узды (Яруллин ур., 1).


Татарстан Президенты һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе «Республика затлары. Минтимер Шәймиев»

Бүген Казанда «Россия – минем тарихым» мультимедиа паркында «Республика затлары. Минтимер Шәймиев» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә экспозициясе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев танышты.


Казанда “Республика затлары. Минтимер Шәрип улы Шәймиев” күргәзмәсе ачылды

Бүген “Россия - минем тарих” мультимедияле паркта “Республика затлары” циклыннан беренче күргәзмә ачылды. Күргәзмә Татарстан Республикасының беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев эшчәнлегенә багышланган.


Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова: Татарстан яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш шартларында эшнең нәтиҗәлелеге буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш һәм пандемия башланганнан бирле бер генә минут та төшенкелек булмады. Татарстан Россия төбәкләре арасында яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш шартларында эшнең нәтиҗәлелеге һәм системалылыгы буенча беренче урыннарның берсендә тора. Бу хакта бүген Казанда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Анна Попова бүген «2020 елда Татарстан Республикасында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында» Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе коллегиясе утырышында катнашты.

Коллегия ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


Рөстәм Миңнеханов ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе коллегиясендә: республика гражданнарын COVID-19га каршы вакциналаштыру буенча зур эш башкарырга кирәк

Татарстанда илнең Хөкүмәте ярдәме белән күрелгән чаралар, федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә, төбәктәге тотрыклы санитар-эпидемиологик хәлне саклап калырга мөмкинлек бирде. Шулай итеп, хезмәт коллективларында коронавирус һәм аның учаклары барлыкка килү очракларының кискен артуына юл куелмады, икътисадый һәм эшкуарлык активлыгы сакланып калынды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Коллегия Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, «2020 елда Татарстан Республикасында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт органнарының һәм учреждениеләренең эшчәнлеге йомгакларына һәм 2021 елга бурычларына багышланды.     

Коллегия эшендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анна Попова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.