Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
октябрь
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
05 октябрь 2020 ел., дүшәмбе

Алексей Песошин ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры итеп Фәрит Хәнифов билгеләнде.


Алексей Песошин ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры итеп Марат Айзатуллин билгеләнде.


Рөстәм Миңнеханов: Укытучы хезмәте һәр вакытта да ил киләчәгенең төп нигезе булды һәм булачак

Укытучы хезмәте һәрвакытта да ил киләчәгенең, аның интеллектуаль потенциалының, икътисад, фән һәм мәдәният үсешенең нигезе булды һәм булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара укытучылар көненә багышланган тантанада хәбәр итте. Тантана Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


Минтимер Шәймиев Халыкара укытучылар көненә багышланган тантанада катнашты

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантана узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Казанда «Адымнар» күп телле белем бирү комплексында булдылар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда беренче «Адымнар» күп телле белем бирү комплексында булдылар.


Алексей Песошин Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективына яңа җитәкчене  тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде.