Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов танылган Татарстан табибы, Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби-кыр хирургы Татьяна Андреевна Емелинаның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Тиешле телеграмманы ул аның сеңлесе Анна Андреевна Емелинага юллады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабы утырышында катнашты. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Дмитрий Патрушев рәислегендә узды.