Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2020
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
07 2020 ел., чәршәмбе

Татарстан Президенты: КДМА – медицина кадрларын үстерү урыны

Бай табиблык тәҗрибәсе, фәнни казанышлары һәм нәтиҗәле белем бирү технологияләре нәтиҗәсендә Казан дәүләт медицина академиясе медицина кадрларын үстерү урыны дип танылды. Академия укытучылары  Россиядә һәм чит илләрдә дә лаеклы абруйга ия, киң танылган медицина бергәлегендә югары класслы белгечләр алар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина академиясенең 100 еллыгы уңаеннан уздырылган тантанада хәбәр итте. Бу чара "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узды.


Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрен үстерү проекты белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрен алга таба үстерү проекты, шул исәптән торак, офис-производство объектлары һәм сәүдә-күңел ачу инфраструктурасы төзелеше белән танышты.


Минтимер Шәймиев ТР Иминлек Советы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Иминлек Советы утырышын уздырды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Иминлек Советы әгъзалары, шулай ук республиканың муниципаль берәмлек башлыклары катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында утырыш эшендә РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышын уздырды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Иминлек Советы әгъзалары, шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында утырыш эшендә РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев та катнашты.

Көн тәртибенә балигъ булмаганнар арасында оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм аны профилактикалау буенча өстәмә чаралар турында мәсьәлә чыгарылды.