Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 8417 кеше тәшкил итә. Сентябрь аенда 721 очрак теркәлгән булса, октябрь аенда 1093 очрак теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, октябрьдә көтелгән сезон һәм көчле респиратор вируслы авырулар таралуы теркәлде, һәм ОРВИ белән генә түгел, ә яңа коронавирус инфекциясе санының артуы теркәлә.
Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасының Измир провинциясе губернаторы Явуз Сәлим Кәшгәрга Измир провинциясендә җир тетрәү нәтиҗәсендә килеп чыккан зур һәлакәтләргә бәйле рәвештә тирән кайгыларын уртаклашу телеграммасы юллады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга Измир провинциясендәге җир тетрәү нәтиҗәсендә килеп чыккан һәлакәтләргә һәм зур җимерелүләргә бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.
Татарстан Республикасында көнбагыш уңышын җыю төгәлләнеп килә, 2 мең гектар җыеп аласы калды, 195 мең тонна суктырылган, уңашлылыгы -16,6 ц/га. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, төбәктә шулай ук ашлык кукурузын җыю төгәлләнеп килә – 6,6 мең гектар басулардан җыясы калды, 200 мең тонна суктырылган, уңдырышлылык - 54,4 ц/га.
Шикәр чөгендере уңышын җыю дәвам итә: 2,170 млн.тонна җыелган, уртача уңыш 440,8 ц/га шикәр заводларында эшкәртелә: заводларга 1,2 млн. тонна кертелгән, тәүлегенә 13 мең тонна эшкәртелә. Тулаем алганда, 870 мең тонна продукция эшкәртелгән инде. Шикәр комы 141 мең тонна эшкәртелгән.
Туфракны туңга сөрү өлешендә 1,75 млн гектар җир эшкәртелгән (ягъни гомуми күләмнең 98% ы).
Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе эшчәнлеге турында сөйләде. 2020 елның 1
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 31 октябрьгә 98,45% ка үтәлгән. Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 613 йортта капремонт эшләре тәмамланган, шуларның 424е Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин та катнашты.