Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Ватан геройларына ярдәм чаралары һәм аларның батырлыклары турында хәтер саклау чаралары турында сөйләштеләр.
Ватан геройлары өчен Татарстанда ярдәм чаралары комплексы булдырылган, ул натураль рәвештә ташламаларны да, акчалата түләүләрне дә үз эченә ала, дип хәбәр итте ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Россия Федерациясе Геройларын, Социалистик Хезмәт Геройларын һәм Россия Хезмәт Геройларын, Хезмәт Даны Орденының тулы кавалерларын хөрмәтләү тантанасы узды. Шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары, үлгәннән соң бүләкләнгән геройларның гаилә әгъзалары чакырылган иде.
Тантана Россиядә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Ватан геройлары көненә багышланды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев катнашты.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Ватан Геройлары көне уңаеннан чын күңелдән котлыйм.
Без бүген көчле ихтыярлы һәм гаярь ватандашларыбызга – Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Дан ордены кавалерларына чиксез ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның фидакарьлеге, нык холкы, тәвәккәллеге, авыр вакытта Туган ил сагына басарга әзер торуы безнең өчен һәрчак гайрәтлелек, намуслылык үрнәге булды һәм киләчәктә дә шулай булачак.
Хөрмәтле татарстанлылар!
9 декабрь – Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне. Чорыбызның иң төп афәтләреннән берсенә каршы көрәштә тырышлыкны берләштерү зарурилыгын искә төшерү мөмкинлеге биргән көн бу.