Бүген Биектау районы - уңышлы үсүче территорияләрнең берсе. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районы оешуга 90 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде. Бәйрәм концерты Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
ТР Хөкүмәте Йортында кышкы спорт сезоны чараларына багышланган брифинг узды.
Бүген Казанда ике микрорайонда тантаналы рәвештә ике медицина учреждениесе ачылды. Болар Совет районындагы 20 нче шәһәр поликлиникасы, «Весна» торак комплексында, һәм Идел буе районындагы 11 нче балалар шәһәр поликлиникасы, «Волжские просторы» торак комплексында.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов SANY Кытай компаниясе вәкилләре белән очрашуда хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.