Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2025
  • 2026
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
19 2025 ел., җомга

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан инвесторларга ярдәм итүгә һәм инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән барлык булган кораллардан актив файдалана

Татарстан инвесторларга ярдәм итүгә һәм инвестицияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән барлык булган инструментлардан актив файдалана. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвесторлар клубының 22 нче утырышында белдерде. Очрашу Noble Millenium Panorama 5* яңа кунакханәсендә узды.  


Рөстәм Миңнеханов Казанда Евгений Боратынский музеенда булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә моңарчы реконструкция үткәрелгән ике музейда булды. Беренчесе – композитор Салих Сәйдәш музее, икенчесе - шагыйрь Евгений Боратынский музее.

Е.А. Боратынский музее – Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы - Боратынскийларның элеккеге шәһәр утарында урнашкан.


Рөстәм Миңнеханов композитор Салих Сәйдәш музеенда булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда композитор Салих Сәйдәш музеенда булды.

Салих Сәйдәш музее реконструкциядән соң 2025 елның 3 декабрендә композиторның тууына 125 ел тулу уңаеннан тантаналы шартларда ачылды.