Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.
Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Кадерле татарстанлылар!
Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр калып бара. Аны без матур өметләр һәм якты ышанычлар белән каршы алабыз, узып баручы ел вакыйгаларын искә төшерәбез, эшебезгә йомгак ясыйбыз һәм киләчәккә ниятләр корабыз.