Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районына яңа автобуслар ачкычларын тапшыру тантанасында катнашты.
Тантанада җәмәгать транспортын үстерүнең Түбән Кама районының өстенлекле бурычларыннан берсе булуы билгеләп үтелде. Шәһәрнең җәмәгать транспорты паркы 15 автобус белән тулыландырылды.
Кешеләрнең уңайлы һәм имин тормышын тәэмин итү өчен энергетика комплексының әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго»да Энергетика көненә багышланган тантаналы чарада белдерде.
Бүген Әлмәттә ике күп балалы гаиләгә «Лада Ларгус» автомобильләре ачкычларын тапшырдылар. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла.
Бүген Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Р. Фәхретдин исемендәге ислам мәдрәсәсенең яңартылган бинасында булды.
Моңарчы нефть чыгару компанияләренең берсенә караган бина тулысынча реконструкцияләнгән.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районара күп юнәлешле хастаханәсенең заманча перинаталь үзәген ачуда катнашты.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш сәфәре кыла.