Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Оборона министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара РФ Оборона идарәсе илкүләм үзәгендә узды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Без үзебезнең һәм чит ил коллегаларыбызның «KazanForum» мәйданчыгы белән кызыксынулары артуын күрәбез, ул илебез һәм Ислам дөньясының очрашу, диалог һәм хезмәттәшлек итү урыны булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2026 елда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча Оештыру комитеты утырышында хәбәр итте. Утырыш Мәскәүдә узды.