Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район башлыкларына иҗтимагый оешмалар белән берлектә Ватан геройлары көненә багышланган чараларны тиешле дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстанда 2025 елның 10 аенда 339 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән, җитештерү индексы узган елга карата 107,1% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров китерде. Ул тармакны үстерү буенча эш һәм ел йомгаклары буенча көтелә торган нәтиҗәләр турында сөйләде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТатарстанРәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.