Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яңа проектларны алга сөрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы күрсәткечләре, кеше капиталына кертемнәр турында фикер алыштылар.
Татарстанда җәйге лагерьларда быел 45 мең 771 бала ял иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышын уздырды. Чара видеоконференция режимында узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Куйбышев тимер юллары җитәкчесен тәкъдим итүдә катнашты.
Бу чара видеоконференция режимында узды.
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген республика алдынгыларына Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы башкарма хакимияте җитәкчелеге белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының яңа составы тәкъдим ителде. Яңа билгеләнгән министрлар үз урынбасарларын тәкъдим иттеләр, шулай ук алар җаваплы булган юнәлешләре турында җентекләп сөйләделәр.