Иртәгә, 7 мартта, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы булачак.
Бүген Мәскәүдә, Россия Тышкы эшләр министрлыгының Кабул итүләр йортында, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелеге Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр илчеләре белән очрашу узды.
Очрашуда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүгенге очрашу 2022 ел йомгакларына һәм 2023 елда ГКТ эшчәнлеге перспективаларына багышланды.
Чарада катнашучыларга кереш сүз белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин мөрәҗәгать итте.
РФ Тышкы эшләр министрлыгы сайтында очрашуның онлайн-трансляциясе оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Рөстәм Миңнеханов С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында - «Туполев» ГАҖ филиалында «Оборона-сәнәгать комплексын үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.