Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78 нче утырышы чаралары Казанда 2025 елның 3 декабреннән 5 декабренә кадәр уза. Парламентарийлар Идел буе федераль округы субъектларында эчке туризмны үстерү, гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә өлкәсенә канун яңалыкларын кертү мәсьәләләре буенча фикер алышалар.
Бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының пленар утырышы узды. Анда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы рәисе, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Собраниесе рәисе Евгений Люлин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару собраниеләре рәисләре катнашты.
Казанда яңа тикшерү изоляторы ачылды. Объектта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Юстиция министры Константин Чуйченко, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры Аркадий Гостев, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров булды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Юстиция министры Константин Чуйченко һәм Россия Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте (ФСИН) директоры Аркадий Гостев белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Халыкара ихтыярыйлар көне белән котлады.
"Кадерле ихтыярыйлар!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Халыкара ихтыярыйлар көне белән котлыйм!" - диелә телеграмма текстында.