Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2025
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
03 2025 ел., чәршәмбе

Рөстәм Миңнеханов «МегаФон» ГАҖ генераль директоры Хачатур Помбухчан белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «МегаФон» ГАҖ генераль директоры Хачатур Помбухчан белән очрашуда төбәк дәрәҗәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.


ТР Хөкүмәте Йортында 2026 елгы Россия венчур форумын оештыру комитетының икенче утырышы узды

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2026 елгы Россия венчур форумын оештыру комитетының икенче утырышы узды.

Утырыш Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә (видеоконференцэлемтә режимында) һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәистәшлегендә узды.

Утырышта шулай ук Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Стратегик үсеш һәм инновацияләр департаменты директоры Оксана Сотникова катнашты.


Алексей Песошин: Һөнәр берлекләре безнең тормышта әһәмиятле урын алып тора, һәм һөнәр берлекләре хәрәкәтенең роле арта гына бара.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең 30 нчы хисап-сайлау конференциясе эшендә катнашты.

Чара Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узды.

Конференциядә катнашу өчен Татарстан башкаласына «Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе» гомумроссия берлеге рәисе Сергей Черногаев килде.


Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс" предприятиесендә булды һәм алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» предприятиесендә булды. Ул сыек кер юу чаралары җитештерү белән танышты, предприятиенең эш нәтиҗәләрен бәяләде һәм хезмәт коллективы белән очрашты.

Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, «Нәфис Косметикс» АҖ Директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин һәм башкалар катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты

Бүген «Нәфис» хәйрия фонды Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде. Ике гуманитар фураны җибәрүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» фондын гамәлгә куючы Ирек Богуславский һәм башкалар катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Балтач районында малайлар өчен мөселман пансионатында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эш сәфәре кысаларында Бөрбаш авылында малайлар өчен мөселман пансионатында булды. Республика Рәисен Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Илдар Баязитов озата йөрделәр.


Рөстәм Миңнеханов Балтач районында Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән йортны файдалануга тапшыруда катнашты

Бүген Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең Каенлык урамындагы 2а номерлы 12 фатирлы йортны тантаналы рәвештә файдалануга тапшыру узды. Ул социаль ипотека республика программасы кысаларында ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.


Татарстан Рәисе Балтач районында яңа «Балтач Арена» боз сараенда булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтач районына эш сәфәре кысаларында Кариле авылында яңа «Балтач Арена» боз сараенда булды.


Рөстәм Миңнеханов Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Сергей Черногаев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Бәйсез һөнәр берекләре федерациясе рәисе Сергей Черногаев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.