Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
14 2019 ел., дүшәмбе

Казанга «Газпром» ГАҖ Идарә рәисе урынбасары Виталий Маркелов килде

Татарстанга «Газпром» ГАҖ Идарә рәисе урынбасары Виталий Маркелов килде. 

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин каршы алды. 


Алексей Песошин Кытайга килде

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Кытайга килде. Килүенең төп максаты – “Бер пояс - бер юл” инициативасы кысаларында тугандаш өлкәләр һәм тугандаш шәһәрләр башлыкларының Халыкара форумында катнашу.  


Рөстәм Миңнеханов Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Россия Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты.

Утырыш барлык төбәкләр белән видеоконференция режимында узды. 

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.

Утырышта катнашучылар «Сәламәтлек саклау» һәм  «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Рөстәм Миңнеханов: Безгә бизнес проблемаларына мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк

Бүген Казанда «Пирамида» КСКда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының XIII киңәйтелгән утырышы узды. Чарада республиканың 200дән артык эшкуары, республика хакимияте органнары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникация министры урынбасары Алексей Волин белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникация министры урынбасары Алексей Волин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.