Бүген Чаллыда Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә агымдагы елда «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советының йомгаклау утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы әгъзалары компаниянең фәнни-техник үзәге мәйданчыгында оештырылган өр-яңа йөк, пассажир һәм җиңел автотехника күргәзмәсе белән таныштылар. Шулай ук тест-драйв барышында автомобильләрнең йөреш сыйфатларын һәм уңайлылыгын шәхсән бәяләү мөмкинлеге бирелде.
Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры, «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Бүген «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы кысаларында «КАМАЗ тормоз системалары» ҖЧҖендә дисклы тормозның тормоз механизмнарын җыю линиясе тантаналы рәвештә ачылды. Линия РФ территориясендә дисклы тормозлар җитештерүне локальләштерү проекты кысаларында эшли башлады.
Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры, «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ тормоз системалары» ҖЧҖ генераль директоры Александр Никонов һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Иран Ислам Республикасы Президенты Мәсгуд Пезешкиан һәм Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән эшлекле очрашуларында катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка эш сәфәре кысаларында Халыкара тынычлык һәм ышаныч елына, Халыкара нейтралитет көненә һәм Төрекмәнстанның Даими нейтралитетының 30 еллыгына багышланган форумда катнашты.