Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
12 2019 ел., шимбә

Татарстан Президенты Рада Нигъмәтуллина вафат булу сәбәпле некролог имзалады

Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. 2019 елның 11 октяберьдә 89 нчы яшендә озакка сузылган авырудан соң, Россия Федерациясе рәссамы, Татарстан Республикасы халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт Премиясе лауреаты Рада Хөсәен кызы Нигъмәтуллина вафат булды. 


Рөстәм Миңнеханов Социаль һәм спорт проектлар дирекциясе Күзәтчелек советы утырышында катнашты

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында «Социаль һәм спорт проектлар дирекциясе» КАБО Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырыш Россия спорт министры Павел Колобков рәилегендә узды. Шулай ук аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлары Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР спорт министры Владимир Леонов, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Азат Кадыров һәм башкалар катнашты. 


Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Колобков республикада спорт тармагы үсеше турында сөйләштеләр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры Павел Колобков белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 


Татарстан Президенты сайтында ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар советының киңәйтелгән утырышының турыдан-туры трансляциясе оештырылачак

ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар советының XIII киңәйтелгән утырышының турыдан-туры трансляциясе Татарстан Президенты сайтында оештырылачак.

Утырыш дүшәмбе көнне, 14 октябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узачак. Чарада республиканың 200дән артык эшкуары, республика хакимияте органнары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары катнашачак.


ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда күп фатирлы йортларга капремонт программасы 95%ка үтәлгән

2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында, 6130 урын, урыны булдырып, шул исәптән 3110 ясле урыны, 30 балалар бакчасы төзү карала, бүгенгә 24 объект файдалануга тапшырылган, калган объектлар буенча эшләр дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.