Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2025
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
11 2025 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде

Бүген кич Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш сәфәренә килде.

Ашхабад халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Төрекмәнстан Республикасы җитәкчелеге вәкилләре каршы алды.


Рөстәм Миңнеханов тармак судьяларын һәм ветераннарын Идел буе округы Арбитраж суды төзелүнең 30 еллыгы белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык судьяларны, суд аппараты хезмәткәрләрен һәм ветераннарны Идел буе округы Арбитраж суды төзелүнең 30 еллыгы белән котлады.

Бу датага багышланган тантаналы чара бүген Казан ратушасы бинасында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "бу еллар эчендә Идел буе округының Арбитраж суды абруйлы гадел хөкем институты буларак расланды".


Рөстәм Миңнеханов: Без үз илебезнең патриотларын тәрбияләү - безнең бурыч икәнлеген аңлыйбыз

Бүген безнең алда дәүләт милли сәясәтенең республика концепциясенә, дәүләт һәм муниципаль программаларга үзгәрешләр кертү, шулай ук Татарстан Республикасында Стратегияне гамәлгә ашыру планы проектын эшләү буенча мөһим бурычлар тора.

Бу хакта Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышына йомгак ясаганда белдерде. Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды.


Минтимер Шәймиев: "Милләтләр арасында шундый аңлашу булганда күңел сөенә»

Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе, академик Валерий Тишков, Россия Федерациясе Президентының Эчке сәясәт идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина (видеоконференцэлемтә режимында) катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советында: ачык күренеп торган күп милләтле һәм поликонфессиональ составлы республика

Татарстан - ачык күренеп торган күп милләтле һәм поликонфессиональ составлы республика. Гасырлар буена монда Идел буе халыклары вәкилләре – татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марыйлар, мордвалар һәм башка халыклар тупланып һәм тату яшиләр.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы совет утырышында белдерде. Утырыш Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды.


Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәлендә катнашты.

Рөстәм Миңнеханов чыршыдан балалар теләге язылган берничә яңа ел шарын алды.

Яңа ел чыршысы Казан Кремленең Вәкиллек корпусында урнашкан.  


Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары" дәүләт компаниясе идарәсе рәисе белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.