Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2025
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
11 2019 ел., дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов "Полимекс" компаниясе директорлары советы рәисе урынбасары Джем Сияхи белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Полимекс" компаниясе директорлары советы рәисе урынбасары Джем Сияхи белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Төркия компаниясе белән Татарстан Республикасы арасында алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләшенде. 


Рөстәм Миңнеханов: Татарстан буенча ЭЭМ - илебезнең эчке эшләр системасының региональ бүлекләре арасында иң яхшыларының берсе

Татарстан буенча ЭЭМ - илебезнең эчке эшләр системасының региональ бүлекләре арасында иң яхшыларының берсе. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чара Казанд "Пирамида" күңел ачу комплексында узды. 

 

 


Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет президиумы утырышында катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Совет президиумы утырышында катнашты.

Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.


Рөстәм Миңнеханов X5 Retail Group яңа бүлү үзәген ачты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X5 Retail Group яңа бүлү үзәген ачты. Комплекс «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә урнашкан. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев катнашты.


Татарстан Президенты Wildberries һәм Ozon компанияләренең бүлү үзәкләрен төзүгә старт бирде

Бүген «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә онлайн-сатулар өлкәсендәге Wildberries һәм Ozon компанияләренең бүлү үзәкләрен төзүгә старт бирелде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.


Рөстәм Миңнеханов «Промэнерго» җитештерү мәйданчыгында булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Промэнерго» җитештерү мәйданчыгында булды. Предприятие электр энергиясен исәпкә алуның интеллектуаль системалары өчен комплект җайланмалар әзерли һәм «Зеленодольск» индустриаль паркы территориясендә урнашкан. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Зеленодольск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар озата йөрде.  


Рөстәм Миңнеханов Kaukointernational фин компаниясе вәкилләре белән очрашуда: «Чиста» энергетика җитди игътибарга лаек

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kaukointernational фин компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.