Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2019
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
28 2019 ел., пәнҗешәмбе

Рөстәм Миңнеханов «Үзгәреш җиле» («Ветер перемен») IV татар җыры фестивалендә булды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үзгәреш җиле» («Ветер перемен») IV татар җыры фестивалендә булды.  

Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.

Искәртәбез, фестивальне булдыру фикерен Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде. Беренче фестиваль 2016 елның ноябрендә узган иде, аның йомгаклары нигезендә Татарстан Республикасы Президенты фестивальне ел саен уздырырга дигән карар чыгарды.  


ТР Хөкүмәте йортында “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышы узды

ТР Хөкүмәте йортында бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә “Татэнергосбыт” АҖ Директорлар советы утырышы узды.


Рөстәм Миңнеханов продюсер һәм кинорежиссер Федор Бондарчук белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия актёры һәм кино һәм телевидение продюсеры, кинорежиссёр Фёдор Сергеевич Бондарчук белән очрашты.  

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышынды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин катнашты.

 


Рөстәм Миңнеханов Казанда «ФК Открытие» банкының SkyOffice ачылуда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «ФК Открытие» Банкы ГАҖнең SkyOffice ачылуда катнашты.

SkyOffice - кече һәм урта бизнес вәкилләре белән багланышлар өчен төп канал, ул юридик затларга операцион һәм сервис ярдәмен камилләштерүгә юнәлдерелгән. Бу Россиядә «ФК Открытие» Банкы ГАҖнең мондый форматтагы бердән бер офис. Казанда SkyOffice Чернышевский урамында урнашкан. 


Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Задорнов Татарстан Республикасы һәм «ФК Открытие» Банкы ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ФК Открытие» Банкы ГАҖ идарәсе рәисе Михаил Задорнов белән очрашты.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

 


Россиядә Театр елын йомгаклау кысаларында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Казан Кремлендә Россиядә Театр елын йомгаклау уңаеннан Татарстан Респуликасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. 

Дәүләт бүләкләрен 19 кешегә - танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләренә - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Театр елы тәмамлана. әмма театраль дөньяга куелган бурычлар алга таба да актуальлеген саклап кала. 

Ул искәрткәнчә, агымдагы елда республикада Театр елына багышлап чаралар узды - фестивальләр, мәгариф, социаль һәм яшьләр проектлары, юбилеө чаралары һәм мәдәни-агарту чаралары. 


Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган "Татнефтехиминвестхолдинг" ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында республиканың нефть-газ химиясе тармагының актуаль мәсьәләләре каралды. 

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Россия фәннәр академиясе Себер бүлегенең Г.К. Боресков ис. Катализлар институты "Татнефть" компаниясе белән Россиядә нефть эшкәртү тармагына кызыклы булган ике перспектив юнәлеш буенча тикшеренүләр алып баралар. 


Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Россиядәге Гадәтән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька белән очрашты

Чехия Республикасының Россиядәге Гадәтән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Витезслав Пивонька белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Агросәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында, шул исәптән товар әйләнеше мәсьәләләре турында сөйләшенде. 

 


Рөстәм Миңнеханов Росмолодежь башлыгы Александр Бугаев һәм Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Росмолодежь башлыгы Александр Бугаев һәм Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев катнаштылар. 


Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.   

Утырышта компаниянең 2019 елның тугыз ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, декабрь аена бюджеты расланды. Директорлар советы 2020 елга «Татнефть» ГАҖнең түләү чаралары йөрешенең фараз бюджетын раслады.