Хәзер Татарстанда гражданнарның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Мәрьям-ана иконасын алуга 440 ел тулуга багышланган IV Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелеге форумында хәбәр итте. Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Форумда барлыгы 650 кеше катнашты.
Бүгент Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия Федерациясе оборонасы өлкәсе мәсьәләләрен хәл итүдә ведомствоара мәгълүмати багланышлар системасы" ведомствоара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.
Чара Мәскәүдә узды.
Конференциянең максаты - Россия Федерациясе оборонасы мәнфәгатьләрен алга этәрүдә ведомствоара хезмәттәшлек системасын оештыру һәм техник нигезләрен камилләштерү тәҗрибәсен өйрәнү.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.