Милләтара һәм динара татулык - тотрыклылык һәм алга таба үсешебез мөмкинлекләре ул. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда (БГӘ) II Бөтендөнья толерантлык саммитында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) II Бөтендөнья толерантлык саммитын ачу тантанасында катнашты. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-сәнәгать вәкиле Тимур Хәйретдинов һәм ТР МДН рәисе, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да кергән иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең толерантлык министры Нәхайян бән Мөбәрәк Әль Нәхайян белән очрашты. Очрашу Дубайда II Бөтендөнья толерантлык саммиты кырларында узды.