Бүген Россия Федерациясе субъектларында Инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы нәтиҗәләрен карау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинт үткәрде.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин искәрткәнчә, Россия Федерациясе субъектларында Инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында 2018 елда Татарстан икенче урында иде, беренче урында - Мәскәү.
Татарстанда 2020 елда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты буенча 114 км юл төзекләндереләчәк.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А.Н.Туполев исемендәге халыкара премияне «Объединенная двигателестроительная корпорация» АҖ генераль директоры Александр Артюховка тапшырды.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Тимераякларда фигуралы шуу федерациясе Бөтенроссия тренерлар советы рәисе, СССРның һәм Россиянең Атказанган тренеры Елена Анатольевна Чайковская белән очрашты.