Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Сәйдә Мирзиёева композитор һәм пианист Кирилл Рихтер һәм маэстро Алибәк Кабдерахмәнов җитәкчелегендәге Үзбәкстан Милли симфоник оркестры концертында булдылар.
Концерт Казанда Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Үзбәкстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Сәйдә Мирзиёева «Җиһаннар балкышы» картиналар күргәзмәсендә булдылар.
Экспозиция Казан Кремлендә урнашкан һәм «Яңа Иерусалим» дәүләт музее (Истра шәһәре, Россия) һәм Каракалпакстан Республикасының И.В. Савицкий ис. дәүләт музее (Нукус шәһәре, Үзбәкстан) коллекцияләрен берләштерә.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесе Сәйдә Мирзиёева белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Искәртәбез, Сәйдә Мирзиёева Казанга эш сәфәренә килде.
Бүген Казанда фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендәге күренекле эшләре өчен Н.И. Лобачевский исемендәге премия һәм медаль тапшыру тантанасы узды.
Чара Казан федераль университетында (КФУ) узды. Искәртәбез, Н.И. Лобачевский исемендәге премия ике елга бер тапкыр бирелә, һәм алдагы премия лауреатын 2023 елда хөрмәтләгәннәр иде. 2025 елда Н.И. Лобачевский исемендәге премия лауреаты РФА әгъза-мөхбире, РФА ПОМИ баш фәнни хезмәткәре Сергей Иванов булды.