Бүген Россия Федерациясенең барлык территорияләрендә гражданнар оборонасы буенча Бөтенроссия штаб тренировкалары уздырыла. Татарстанда өйрәнүләр иртәнге 6 да башланды. Бу чараларның барышын ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин контрольдә тота.
Бүген Россиядә көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Көз көне Татарстанда хәрби хезмәткә 3,5 меңгә якын кеше чакырылачак. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләде.
Татарстан Россия-Төркия мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Төркия партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерү инициативаларын һәрвакыт хуплый. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулның Кент университетына нигез салучы Месут Йылмаз белән очрашуда белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген, Халыкара олы яшьтәге кешеләр көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге" республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты. Оешма Патриса Лумумбы урамындагы бинада урнашкан.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.