Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов NCA («Илкүләм концерт академиясе») компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Хельсинкига эш сәфәре кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига эш сәфәре кысаларында хәзерге заман сәнгатенең Amos Rex яңа музеенда булды. Аны Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига (Финляндия) ике көнлек эш визиты белән килде. Аэропортта аны Россия Федерациясенең Финляндия Республикасында Тулы вәкаләтле илчесе Павел Кузнецов каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2019 елда WorldSkills («Ворлдскиллс») дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига (Финляндия) ике көнлек эш сәфәренә киләчәк. Монда ул фин эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашачак, шулай ук стартаплар һәм яшь эшкуарларның бөтендөньяга мәгълүм SLUSH конференциясендә катнашачак.