Матбугат хезмәтеннән мәгълүмат

2018
  • 2024
  • 2023
  • 2022
  • 2021
  • 2020
  • 2019
  • 2018
  • 2017
  • 2016
  • 2015
  • 2014
  • 2013
  • 2012
  • 2011
  • 2010
  • 2009
  • 2008
  • 2007
  • 2006
  • 2005
  • 2004
  • 2003
  • 1998
  • 1
  • 2
  • 3
  • 4
  • 5
  • 6
  • 7
  • 8
  • 9
  • 10
  • 11
  • 12
07 2018 ел., җомга

Татарстан Президенты «TNA кагыйдәләре буенча сугышлар» дөнья чемпионатының финал өлешендә булды

Бүген Казанның «Татнефть-Арена» спорт сараенда «TNA кагыйдәләре буенча сугышлар» дөнья чемпионатының финал өлеше узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм бокс буенча дөнья чемпионы Денис Лебедев чараның мәртәбәле кунаклары булдылар.

Аренада өч авырлык категориясендә алты көрәшче катнашты.


Рөстәм Миңнеханов Чехия һәм Татарстан хоккее ветераннары командалары арасында иптәшләрчә матчта катнашты

Казанның Боз сараенда Чехия һәм Татарстан хоккее ветераннары җыелма командалары арасында халыкара иптәшләрчә матч узды. Татарстан җыелма командасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, төрле вакытларда Урицкий ис. СК «Итил» һәм «Ак Барс» Казан хоккей клублары өчен уйнаган спорт мастерлары Алексей Чупин, Вячеслав Андреев, Андрей Писарев, Руслан Зәйнуллин, Марат Вәлиуллин да бар иде. Татарстан җыелма командасын Россиянең атказанган тренеры Виталий Короткин җитәкләде.


Казанда Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия утырышы узды

Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасында Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясенең киләсе утырышы 2019 елда, якынча март аенда, Прагада узачак. 

Бу хакта бүген Казанда Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Россия-Чехия хөкүмәтара комиссиясе утырышында хәбәр итте. 

Искәртик, Россия Сәнәгать министрлыгы башлыгы Казанга эш сәфәренә килде. 


Денис Мантуров һәм Марта Новакова Казанда машина төзелеше күргәзмәсен карадылар

Бүген Казанга эш визитлары кысаларында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә узучы "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан" 18 нче халыкара күргәзмәне карадылар. Аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде. 


Алексей Песошин: Татарстан һәм Чехия хезмәттәшлегенә яңа этәргеч бирергә кирәк

Татарстан һәм Чехия күптәннән үзара элемтәдә. Бер ел эчендә генә дә ике як та хакимият һәм бизнес вәкилләре катнашында берничә очрашу уздырды. Үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә һәм яңа этәргеч бирергә кирәк. Бу хакта Чехия-Татарстан эшлекле форумында республиканың Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.


Казанга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров эш сәфәренә килде

Бүген Казанга Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров эш сәфәренә килде.

«Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. 

Казанга эш сәфәренең төп максаты – Россия һәм Чехия Икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышында катнашу. Чехия ягыннан утырышта Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова катнашачак.


Рөстәм Миңнеханов Казанда Хәзерге заман сәнгате галереясендә: Ышанам, без бу объект белән горурланырбыз!

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хәзерге заман сәнгате галереясендә булды.

Карл Маркс һәм Мөштәри урамнары чатларындагы бу өч катлы бина масштаблы реконструкциядән соң ачылды.

Искәртәбез, бинада элек Татарстан Республикасы Рәссамнар бергәлегенең Күргәзмә залы урнашкан иде.  


Алексей Песошин: Коррупциягә каршы эшчәнлектә яшьләр катнашсын өчен яңа формалар табарга кирәк

Коррупциягә каршы эшчәнлектә яшьләр катнашсын өчен яңа формалар табарга кирәк. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган Республика коррупциягә каршы яшьләр форумында хәбәр итте. Бу чара Казанның “ИТ-парк” мәйданчыгында узды.


Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәгдад Харәбә Җәбәра Әл Хәйили белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәгдад Харәбә Җәбәра Әл Хәйили белән очрашты.  

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Яклар Россия-Әмирлекләр мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән БГӘ арасында  хезмәттәшлекне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.